Логотип Идель
Яңалыклар

Россиянең халык артисты Фоат Мансуров истәлеген мәңгеләштерделәр

Казанда күренекле дирижер, педагог, ТАССР һәм РФ халык артисты Фоат Мансуров истәлеген мәңгеләштерделәр. Мемориаль такта Карл Маркс урамындагы 23/6 нчы номерлы йортның фасадына куелды, әлеге йортта дирижер яшәгән.ид

Казанда күренекле дирижер, педагог, ТАССР һәм РФ халык артисты Фоат Мансуров истәлеген мәңгеләштерделәр. Мемориаль такта Карл Маркс урамындагы 23/6 нчы номерлы йортның фасадына куелды, әлеге йортта дирижер яшәгән.

Мемориаль такта ачу тантанасы бүген узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, дирижерның кызы Марина Мансурова, цех буенча коллегалары, дуслары, укучылары һәм башкалар катнашты.

«Әти турында озак сөйләп була – ул күңелле, шул ук вакытта җаваплы, игътибарлы, кырыс, харизмалы һәм юмор хисе булган кеше иде. Мине һәрвакыт андагы чиксез рухи көч сокландырды», - дип уртаклашты Россиянең халык артисты кызы. Ул ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР Мәдәният министрлыгына әтисе истәлегенә мемориаль такта урнаштыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Тантана чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Белешмә:

Фоат Мансуров 1928 елның 10 нчы гыйнварында Казакъ ССРның Алма-Ата шәһәрендә туа. Ул Казакъ дәүләт университетын, Курмангазы исемендәге Алма-Ата дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Л.Гинзбургта Мәскәү консерваториясе аспирантурасында дирижерлык осталыгына өйрәнә.

1968 елда Ф.Мансуров М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының баш дирижеры була, 1969 елдан – Зур театр дирижеры. 1989 елдан ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1970 елдан – Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, 1986 елдан – Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

Татарстанда иҗат чорында Фоат Мансуров Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил», Фәрит Яруллинның «Шүрәле» спектакльләрен яңа редакциядә башкара. Шулай ук ул Татарстан композиторларының күп кенә симфоник әсәрләрен – Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Фасил Әхмәтов, Александр Миргородский, Анатолий Луппов һәм башкаларны беренче башкаручы була.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев