Логотип Идель
Яңалыклар

Росстат: Җанисәптә халыкның 90 проценттан артыгы катнашкан

Цифрлаштыру сан алуга җәлеп ителгән хезмәткәрләрне һәм җанисәпне үткәрү чыгымнарын ике тапкыр диярлек киметергә мөмкинлек бирде – хәзер барлык мәгълүматлар да шунда ук электрон рәвештә җыела һәм эшкәртелә.

10 ноябрьгә Россиядә җанисәптә 133,5 миллионнан артык кеше (91,6 процент) катнашкан. Росстат башлыгы Павел Малков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы вакытында шулай дип белдерде.

«Илнең ун төбәгендә җанисәп, нигездә, тәмамланды инде. Цифрлаштыру сан алуга җәлеп ителгән хезмәткәрләрне һәм җанисәпне үткәрү чыгымнарын ике тапкыр диярлек киметергә мөмкинлек бирде – хәзер барлык мәгълүматлар да шунда ук электрон рәвештә җыела һәм эшкәртелә. Әмма яңа технологияләр киң кулланылуга да карамастан, кеше факторы да читтә калмый – бу 315 мең сан алучы, контролерлар, инструкторлар һәм илдә яшәүчеләр дигән сүз», - дип хәбәр итә Росстат.

Җанисәптә 25 мең волонтер да катнаша, алар стационар участокларда ярдәм итә. Бу да – моңарчы булмаган мөһим яңалык. Җанисәп барышында бөтен мәгълүмат планшетлар һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша җыелып, шунда ук мәгълүматлар базасына эләгә. Цифрлаштыру ярдәмендә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенең тулы нәтиҗәләре бик кыска вакытта – бер ел эчендә игълан ителәчәк.

Чыганак: Татар-информ

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев