Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль
Актерларының берсе дә Рөстәм Яхин булып уйнамаячак, әмма барысы да аның турында сөйләячәк.
15 августта 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли музееның җәйге мәйданчыгында Камал театры артистлары композитор Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль куя. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Спектакль «әңгәмә» жанрында иҗат ителгән. Актерларының берсе дә Рөстәм Яхин булып уйнамаячак, әмма барысы да аның турында сөйләячәк. Спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров. Ул Михаил Булгаковның «Последние дни (Пушкин)» пьесасы белән илһамланган. Пьесада шагыйрь сәхнәдә уйнамый, әмма барлык персонажлар аның турында сөйли һәм аны искә ала. Рөстәм Яхин турындагы спектакльдә дә шундый ук принцип, - диелә хәбәрдә.
Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров, артистлар Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллин катнаша.
Спектакльдә оркестр белән фортепиано өчен Концерт та яңгыраячак. Солист - пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхразиев. Спектакльдә Рөстәм Яхин иҗат иткән җырлар һәм романслар яңгыраячак: «Ышанам», «Яз чәчәген өзмә минем өчен», «Бөдрә таллар», «Синең өчен», «Китмә, сандугач», «Оныта алмыйм», «Көзге моң», «Сонет № 109», «Күңелем өзгәләнгән минутларда», «Сипкелле диләр мине», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Без барыбер бергә булырбыз» һ.б.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев