Логотип Идель
Яңалыклар

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫ СОБЯНИН ГЫНА УЗДЫРГАН

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның май-июнь айларында губернаторлар рейтингында икенче урынга чыкты. Беренче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның май-июнь айларында губернаторлар рейтингында икенче урынга чыкты. Беренче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин. Бу хакта «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәгенең «Татар-информ»га биргән документларында әйтелә.

Татарстан Президентының югары позициясе аның республикада булган резонанс вакыйгаларга карата гамәлләре белән бәйле. Әйтик, Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗига көнендә Рөстәм Миңнеханов беренче булып вакыйга урынына килде, ә аннары зыян күргән балалар янына килде. Ул вакыйгалар үзәгендә генә түгел, ә барлык хезмәтләрнең эшен координацияләде, дип ассызыклады журналист, политолог — РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич.

Рөстәм Миңнеханов һәм Собяниннан тыш, Россия Федерациясе төбәкләренең топ-5 җитәкчесе исемлегенә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор керде.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев