Логотип Идель
Яңалыклар

Ростуризм мобилизация чорында кемнәргә сәяхәт итәргә яравын аңлатты

Өлешчә мобилизация вакытында повестка алмаган һәр кеше сәяхәт итә ала. Туристлар үз илебез эчендә генә түгел, чит илләргә дә чыга ала.

Өлешчә мобилизация вакытында повестка алмаган һәр кеше сәяхәт итә ала. Туристлар үз илебез эчендә генә түгел, чит илләргә дә чыга ала. Бу хакта үзенең телеграм каналында Ростуризм башлыгы Зарина Догузова хәбәр итә.

«Бүгенге көн мәгълүматларына караганда, повестка алмаган булсагыз, сәфәргә чыга аласыз», – дип, Зарина Догузова кирәкле мәгълүматларны хәрби комиссариатта алырга мөмкин булуын да ассызыклаган.

21 сентябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды. Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш. Бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграк. Мобилизация этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм солдатлар монда керми.

Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итүенчә, өлешчә мобилизацияләү буенча повесткалар дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелмәячәк.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев