-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады
Кадерле ханымнар һәм туташлар!
Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Йөзләрдә елмаюлар балкыткан, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән бу бәйрәм һәрчак яз җитүе, табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, яңаруы белән бәйләнгән. Хатын-кызлар күпчелекне тәшкил иткән безнең илдә ул һәрвакыт бөтенхалык тантанасы булды һәм шулай булып калачак та.
Шагыйрьләр, язучылар, фикер ияләре төрле чорларда, гүзәл затларның чибәрлегенә, акылына, сәләтенә, мөлаемлегенә, шәфкатьлелек һәм юмартлыгына соклануларын белдереп, аларны искиткеч матур гыйбарәләр белән бүләкләгән. Ана булу бәхетенә ирешкән хатын-кыз аеруча сөйкемле, иң матур сыйфатларга ия була. Дөньяга китергән әнкәйләргә без гомер буена бурычлы, аларның назы, яратуы тормышта терәк, ышаныч бирә, мәрхәмәтле, гадел гамәлләр кылырга рухландыра.
Бөек башлангычлар гәүдәләнеше булган Ватан-ана – безнең өчен бигрәк тә олылауга лаек образларның берсе. Туган җиргә эчкерсез мәхәббәте, корычтай нык ихтыяр көче риваятьләргә күчкән хатын-кызларның шөһрәтле исемнәре күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге яши.
Бөек Ватан сугышы дәһшәтен һәм сугыштан соң илне аякка бастыру кыенлыкларын ир-атлар белән бертигез күтәргән хатын-кыз ветераннарыбыз, аларның каһарманлыгы белән горурланабыз. Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлыйм һәм мондый бәйрәмнәрнең тормышыгызда күбрәк булуын телим. Илебез һәм халкыбыз хакына кылган барлык игелекләрегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.
Татарстанда яшәүче ханым-туташлар мәдәният, мәгърифәт, фән, спорт һәм бизнестагы югары казанышлары белән сөендерә. Сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар аерым хөрмәткә лаек. Алар республиканың җитештерү өлкәсен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Сезнең һәрберегез, мөхтәрәм хатын-кызлар,җәүһәргә тиң, сез – Татарстанның байлыгы, хәзинәсе.
Сезгә иминлек, тынычлык, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәвегезне телим. Бу бәйрәм сокландыргыч мизгелләре, кабатланмас яңа тәэсирләре белән хәтерегездә озак саклансын!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз