Логотип Идель
Яңалыклар

«Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашыгыз

һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

«Галимҗан Миңнеханов – минем әтинең абыйсы. Ул 359нчы укчы полк составында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында барган сугышларда һәлак булган. Хәтерлим һәм горурланам!», - дип язган Президент Instagram битендә.

Ул шулай ук үз сәхифәсендә язылучыларны #БессмертныйПолкОнлайн акциясендә катнашырга чакырды.

«Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның фотоларын 2021.polkrf.ru сайтына урнаштырыгыз», - диде Президент.

Узган елда Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында Җиңү парадын июнь аена күчергән иде. Быел исә ул үз вакытында – 9 майда узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев