Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады

«Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халыкара туган тел көне белән!» - дип язган республика җитәкчесе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте.

«Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халыкара туган тел көне белән!» - дип язган республика җитәкчесе һәм туган телләрне өйрәнү темасына видеоролик та урнаштырган.

https://vk.com/rnm?z=video317079389_456240544%2F585c5bd7abea356175%2Fpl_wall_317079389

Искәртеп узабыз, ел саен 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне (International Mother Language Day) билгеләп үтелә. Ул 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясендә игълан ителде һәм 2000 елдан бирле барлык илләрдә тел, мәдәни күптөрлелек һәм күптеллелекне хуплау максатыннан бәйрәм ителә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев