Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады

Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.

Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында 1нче урын яулады. Җырның сүзләрен Рафис Корбан, музыкасын Илгиз Закиров иҗат иткән. Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.

Җыр «милләт бетә, татар югала», дип лаф оручыларга атап язылды, ди Р.Корбан. Сүзләре мәгънәле булганга, музыкасы да җиңел иҗат ителгән. Ватанпәрвәр рухтагы җырны чын ир-ат тавышына ия Рөстәм Насыйбуллин үз репертуарына керткән.

Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова фикере: 

«Интернет киңлекләрендә күңелемә хуш җырга юлыктым. Бездә күптән инде андый җырларның яңгыраганы да, язылганы да юк иде. Мин үзебезнең заман җыры язылуын көтми дә башлаган идем... Яшьләрнең иҗатын игътибар белән күзәтәм. Кызганыч, ялгыз калган очракларда кабатлап, кушылып җырларлык яңа әсәрләр юк. Ә бу җырның һәр сүзен тәмләп җырлыйсы килә. «Бетмибез!» – ритм җырның сүзләренә туры килеп тора. Бу марш антка әверелә торган йөрәк тибеше кебек яңгырый. Әсәрдә текст музыка белән гармониядә. Шагыйрь безне беренче юллардан ук җәлеп иткән тарихи киңлекләрдән тынсыз каласың.

Рөстәм Насыйбуллинга җырны репертуарына алуы өчен афәрин диясе килә... Мичкәдә дары бетмәгән икән әле. Замандашларга һәм буыннарга рухи көч бирердәй тирән милли әсәр булдырырга сәләтле мәдәният эшлеклеләребез бар. Җырчының сокландыргыч тавышы әсәрнең мәгънәсен ярып сала. Татар ир-атларының чын ирләрчә эш итә алуларын күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Хәзерге вакытта татар сәхнәсендә чын ир-ат тавышлары сирәк яңгырый бит. Бу клипны чыгару – чын ир-ат эше».

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев