Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яулады

Рөстәм Нәбиев Непалдагы 8163 метр Манаслуга куллары ярдәмендә менгән иң беренче кеше.

Рөстәм Нәбиев Непалдагы 8163 метр Манаслуга куллары ярдәмендә менгән иң беренче кеше.

"Миңа ышанучылар аз булды. 2 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Манаслу тавы очында идем. Альпинизм тарихында мин дөньяда беренче булып, куллар ярдәмендә, дөньяда сигезенче булган тауга менә алдым", - дип хәбәр итә ул үзенең инстаграм битендә.

Манаслу тавы — дөньяда зурлыгы буенча сигезенче тау. Әлеге тауда үлүчеләр саны — 17 процент. Еш кына боз ишелү һәм упкыннарга тап булу куркынычы яный.
Исегезгә төшерәбез, Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм былтыр Эльбрус биеклегенә менгән иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев