Логотип Идель
Яңалыклар

Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10-27 март көннәрендә узачак. Чара Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрен колачлый.

Казанда «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты кысаларында балет артисты, хореограф Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10-27 март көннәрендә узачак. Чара Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Кинофестивальнең төп соңгы чаралары 22-27 март көннәрендә Казанда оештырыла.

«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Мир» кинотеатры мәйданчыгында тамашачыларга документаль фильмнар күрсәтеләчәк, фотографияләр күргәзмәсе була, мастер-класслар узачак.

«Нуриев сезоннары»ның тантаналы ачылышы 23 мартта булачак, бу көнне тамашачыларга «Венеция, Карнавал, Любовь» Италия нәфис фильмының ретро-премьерасын күрсәтәчәкләр, Нуриев кинодагы соңгы ролен нәкъ менә шунда уйнаган. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев