Логотип Идель
Яңалыклар

“РУХИ ЭЗЛӘНҮЛӘР” күргәзмәсенә килегез!

Татар шамаилләре галереясендә “Рухи эзләнүләр” дип исемләнгән күргәзмәнең ачылу тантанасы була.

   Бүген 14:00 сәгатьтә Казан Кремле музей-тыюлыгында урнашкан Татар шамаилләре галереясендә “Рухи эзләнүләр” дип исемләнгән күргәзмәнең ачылу тантанасы була.

   Күргәзмәдә 3 иҗади пленэрда ясалган өр яңа эшләр тәкъдим ителә: “Татар шамаиле” (2019 елның феврале), “Изге урыннар” (2019 елның декабре), “Мөселман натюрморты” (2019 елның марты). Күргәзмә өчен 15 рәссамның 30дан артык рәсемнәре сайлап алынган. Алар арасында Уфадан Вәкил Шәйхетдинов, Казаннан Әлфия Сәргин, Мөдәррис Мингазов, Елена Баймяшкина, Мәскәүдән Евгений Хайлов эшләре бар.

Һәр рәсем татар халкының дөньяны танып белү, кабул итүе,  яшәү матурлыгын тану, аңлау турында үзара фикер алышырга чакыра.

  Рәссамнарның иҗади эзләнүләре һәм ясалган ачышлары белән тамашачылар 6 сентябрьгә кадәр таныша алалар. Күргәзмә эшләгән көннәрдә рәссамнар белән очрашулар, иҗади дәресләр, мастер-класслар каралган.

чыганак һәм фото: "Мәдәният. Мәгариф.Тарих." телеграм-каналы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев