-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
С. Сүнчәләйне искә алу кичәсенә килергә кирәкме?
«Сөй гомерне, сөй халыкны...»
2019 елның 20 сентябрендә, 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда күренекле шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулу уңаеннан «Сөй гомерне, сөй халыкны...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылачак.
Г. Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай һәм аның замандашларының тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Экспозициядә ХХ гасыр башында татар әдәбияты һәм мәдәнияты өлкәсендә киңколачлы хезмәт куйган, татар милләтенең алга китешенә зур йогынты ясаган күренекле шәхесләр хакында мәгълүмат бирелә, аларның шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Г. Тукай һәм аның замандашларына багышлап әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни түгәрәк өстәлләр, музей дәресләре оештырыла.
Габдулла Тукайның дуслары һәм фикердәшләре татар халкы тарихында һәм мәдәниятында һәркайсы аерым урын алырлык талантлы, максатчан кешеләр булганнар. Шуларның берсе – шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй, 1889-1937).
С. Сүнчәләй Г. Тукай белән 1910 елда Казанда таныша. Сүнчәләйнең күпкырлы таланты Г. Тукайны сокландыра. Аларның 1910 елның көзеннән Г. Тукайның үлеменә кадәр дәвам иткән дуслыгы хакында Тукайның Сүнчәләйгә язган хатлары, Сүнчәләйнең шагыйрь хакындагы истәлекләре һәм шигырьләре бәян итә. 1911-1912 елларда алар аралашып яшиләр, Тукайның «фәкыйрь генә, күңелле генә» бүлмәсендә күп вакытларын сөйләшеп уздыралар. Бу аралашу һичшиксез Сүнчәләйне фикри яктан да хисси яктан да баеткан. Тукайга багышлаган шигырьләре әнә шул хакта сөйли.
Г. Тукай әдәби музеенда узачак кичәдә С. Сүнчәләйнең шигырьләре һәм Г. Тукайның С. Сүнчәләйгә язган хатларыннан өзекләр укылачак, аның тормышы һәм иҗаты хакында мәгълүмат биреләчәк, ТР Милли музее фондларында саклана торган үзе чыгарган көйләрнең ноталары беренче тапкыр яңгыраячак.
Кичәдә тамашачылар өчен электрон күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Экранда шагыйрьнең шәхси документлары, якыннарына, дусларына язган хатлары, репрессияләнгәннән соң Бутырка төрмәсендә утырганда, хаксызга кулга алынуы турында аңлатып, аклауларын өмет итеп Сталинга язган үтенече, үзе чыгарган көйләргә язган ноталары, үз кулы белән эшләнгән рәсемнәре күрсәтеләчәк.
С. Сүнчәләйне хөрмәтләп искә алу кичәсенә күренекле галимнәр, сәнгать осталары, театр училищесы студентлары катнашачак. Чара шактый кызыклы булачак.Татар әдәбияты, мәдәният турында белемеңне арттырасың килсә, бу чараны кулдан ычкындырма!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз