Логотип Идель
Яңалыклар

Саба районы дөньякүләм #ӘДӘБИСАБАНТУЕ тантанасын кабул итә

Әдәби Сабан туе программасында #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү, Белем радиосы ачылу тантанасы, әдәби көрәш, милли уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар һәм автограф-сессияләр, күргәзмәләр, “Миллион татар” журналының презентациясе һ.б. бик күп кызыклы чаралар үткәрү планлаштырылган.

26 август көнне Саба районында (КСК “Сабантуй”) II Дөньякүләм #ӘДӘБИСАБАНТУЕ тантанасы үткәрелә. Анда XVII, XVIII, XIX, XX #әдәбимарафон проектлары финалистлары, аларның җанатарлары, күп санлы язучылар, шагыйрьләр, әдәби көрәшчеләр, #авылымгүзәллеге2022 финалистлары, гомумән, милли җанлы татар интернетын кулланучылар чакырулы. Әлбәттә, аларны тәбрикләү өчен сүз әлеге юнәлешләрдә эш алып барган министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләренә, республикабызда телләр комиссиясе әгъзаларына, ТР Дәүләт Советы депутатларына һәм башка мөхтәрәм шәхесләргә биреләчәк.

Әдәби Сабан туе программасында #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү, Белем радиосы ачылу тантанасы, әдәби көрәш, милли уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар һәм автограф-сессияләр, күргәзмәләр, “Миллион татар” журналының презентациясе һ.б. бик күп кызыклы чаралар үткәрү планлаштырылган.

Әдәби Сабан туенда Татарстан Республикасы муниципаль районнарын һәм Казан шәһәреннән генә түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан да марафончылар катнашуы көтелә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев