Логотип Идель
Яңалыклар

Сабантуй бәйрәмен үткәрү вакыты билгеләнде

Сабантуй – татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә.

2023 елда Казанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасы итеп 24 нче июнь билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Документ нигезендә, ТР авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә, бәйрәм – 10-11 нче июньдә, Чаллыда 17 нче июньдә планлаштырылган.

Сабантуй – татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. Аның исеме төрки сүзләрдән килеп чыккан, «кыр бәйрәме» дигәнне аңлата. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә (апрель ахырында) үткәргәннәр, хәзер исә алар тәмамлану хөрмәтенә (июньдә) оештыралар.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев