Логотип Идель
Яңалыклар

Сабантуйның концепциясе үзгәрә – аның мәгънәсенә өстенлек бирелә

Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк. Сабантуйның фәнни-методик нигезе булдырылачак.

Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк. Сабантуйның фәнни-методик нигезе булдырылачак.

ТР Министрлар Кабинетында Татарстан милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан узган брифингта катнашучылар сабантуй милли бәйрәменә яңача караш темасына ачыклык кертте.

«Сабантуйлар оештырудагы үзгәрешләрне ребрендинг дип әйтеп булмый, һәрбер чарага үзгәрешләр кирәк, дөнья үзгәрешләрдә яши. Тик ул үзгәрешләр чараның мәгънәсен бетерергә тиеш түгел. Сабантуй элек концерт булмаган, ярышлар форматында булган», - диде Ирада Әюпова «Татар-информ» журналистының сабантуйга кагылышлы соравына җавап биреп.

«Һәр милли бәйрәм, һәр йоланың үз традицияләре була. Билгеле бер вакыт аралыгында аның бертөрлегә әйләнүе – массакүләм мәдәниятнең өстенлек алуына бәйле. Бу да табигый – бөтен җирдә шулай», дип дәвам итте ул.

Ирада Әюпова сабантуйның кешеләр өчен ял итү урыны булуына басым ясады. Аның җырчылардан башка узмавын да әйтте. «Безнең халык артистларга мөкиббән. Ул да безнең мәдәният», дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

«Без сабантуйлар турында моңарчы да уйландык. Аны шушы дәрәҗәгә җиткерү дөрес түгел иде. Квадроцикллар һәм башка шундый ярышлар сабантуйга хас түгел», диде ул.

«Сабантуйның төп символы – татар көрәше. Элегрәк батырлар тәкәгә көрәшә иде. Бүген иң көчле көрәшчеләрне сарык һәм тәкә өчен җыя алырсызмы? Без бүгенге көндә абсолют батырга машина бирүне керттек, бигрәк тә, төбәкләрдә уздырыла торган сабантуенда», дип дәвам итте.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев