Логотип Идель
Яңалыклар

Сабын күбекләре тамашасы һәм балалар сериалы күрсәтү: IT-паркта уку елы тәмамлануны билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм 25 нче майда 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эчке ишегалдында узачак

 Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк уку елын тәмамлауны билгеләп үтәргә чакыра. Чара кунаклары Казан циркы артистларының чыгышын күрәчәк, «ШАЯН ТВ»дан бүләкләр уйнатуда катнаша алачак, сабын куыклары тамашасы һәм крио шоу узачак.

Бәйрәм 25 нче майда 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эчке ишегалдында узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.

«Junior Life» киносәнгать мәктәбе проекты, Канн шәһәрендә V һәм VI Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивалендә катнашучы һәм призер булган «Шкодники» балалар өчен юмористик киножурналының берничә сериясен күрсәтү планлаштырыла.

Бу гаилә скетчкомы, аны Казан мәктәпләрендә, музейларында, мәдәни һәм спорт комплексларында төшерәләр, ә киножурнал серияләренең төп геройлары булып мәктәп укучылары чыгыш ясый.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев