Логотип Идель
Яңалыклар

«САФ» балалар радиосы белән Yummy music band төркемен нәрсә бәйли?

«САФ» татарча балалар интернет-радиосы эшчәнлеге кысаларында оештырылып килә торган «САФ музыка» проекты буенча матбугат конференциясе узды.

Биредә әлеге проектның җитәкчеләре ел ярымлык эшчәнлекнең нәтиҗәләрен ясады, алдагы планнары белән уртаклашты.

«САФ» балалар интернет-радиосы 2022 елның 1 июнендә оештырып җибәргән идем. Шушы ел ярым эчендә күп кенә проектларны чынга ашырырга өлгердек. Иң зур горурлыгыбыз – 26 меңнән артык уникаль тыңлаучыбыз бар. Бу сан ай саен артып бара», - диде радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина. 

«Хәзерге көндә радиода 26 уникаль авторлык тапшыруы һәм 10нан артык махсус сәхифәләребез эшләп килә. Радио туганнан алып 15 яшькә кадәр булган балалар өчен исәпләнә. Тапшырулар программасы яшь үзенчәлекләрен истә тотып, бик зур игътибар белән эшләнелде.

Проектларга килгәндә, «САФ музыка» проекты безнең өчен бик күңелгә якын. Ул 2023 елның февраленнән бирле тормышка ашырыла. Бик зур рәхмәт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә. Беренче сезон Татарстан яшьләр министрлыгы белән, икенче сезон  "Алдынгылар хәрәкәте" белән берлектә оештырылды. Шулай ук, Казан шәһәре Мэриясе дә зур ярдәм күрсәтте, аларга да рәхмәтләребезне әйтеп үтәбез», - диде PR белгеч.

Алсу Хәбибуллина киләчәктә радионың сайтын тулы бер порталга әйләндерергә теләүләрен билгеләп үтте.

«Саф музыка» проекты «Саф» татарча балалар интернет-радиосы кысаларында икенче сезонга керештек. Беренче сезон академ форматта үтте. Төп максатыбыз булып балаларны җыр өлкәсенә җәлеп итү, радио фондын тулыландыру торды. Сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә торган балаларның җырлары яңгырасын дигән ният белән, аларны тавыш яздыру студиясенә алып барып, яздырып, музыкаль фондны 60тан артык композициягә тулыландырдык. Алар радиобызның ирекле фонотекасында туплана», - диде «Саф музыка» проекты җитәкчесе, музыка белгече, радионың музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева.

«Икенче сезонда, узган ел белән чагыштырганда, бераз башка юнәлешне алдык. Ул да булса – эстрада юнәлеше. Әмма традицион схемадан тайпылырга булдык. Иң төп ниятебез – тере музыка белән эшләү иде», - диде ул.

Әлеге идеяне Yummy music band төркеме хуплап алган һәм эшкә керешкәннәр.

«Безнең эш нидән гыйбарәт? Яңа сулыш өрер өчен дип 15 композиция сайлап алдык. Ул да булса, безнең радио архивында урнаштырылган композицияләр-ретро җырлар, инструменталь композицияләр һәм бүгенге көндә иҗат ителгән җырлар. Балалар бик теләп музыкаль төркем белән берлектә ретро җырларны тыңлап, аларны нинди форматта үзгәртеп булуын, яңа сулыш өреп булуын хәл итәләр»,-диде проект җитәкчесе.

Әлеге тәҗрибә band өчен дә, балалар өчен дә кызыклы һәм файдалы булган дип саный Чулпан Яркәева. «Балалар эстрада музыкасының мөһим булуын татыйлар. Бу безнең төп миссиябез. Күп очракта эстрада музыкасы ул күңел ачу жанры буларак кына кабул ителә. Монда алар шушы жанрның җитди форматта үтүен күзаллыйлар.

Музыкантларның шундый зур эш башкаруларын күрәләр», -диде Чулпан Яркәева.

Жанр мәсьәләсенә килгәндә, проект җитәкчесе халык җырлары, олпат композиторларыбызның җырлары, этник композицияләргә һәм бүгенге көндә иҗат итүче композиторларның җырларына тукталып үтүләре турында әйтеп үтте.

«Саф музыка» проектының нәтиҗәләре 4 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә моңлы җырлар яңгыравы астында ясалачак.

Кәрим Газизуллин 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев