Логотип Идель
Яңалыклар

«Саф» радиосы ямьле концерт үткәрде

4 декабрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Саф» балалар интернет-радиосының кичәсе узды.

"Саф" дип аталган балалар радиосы энтузиастлар - мәдәниятка һәм музыкага битараф булмаган кешеләр тарафыннан барлыкка килгән. Радио интернетта 2022 елның 1 июннән башлап, көненә 24 сәгать уйный. 

Радио кысаларында танылган татар җырларын да, яңа махсус радио өчен барлыкка килгән җырларны да уйнатыла. Шундый композицияләрне музыкаль кичәдә тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Концерт алдыннан фойеда “Сандугач” балалар инструменталь ансамбле тарафыннан  махсус музыкаль программа һәм Казанның сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗатыннан күргәзмә күрсәтелде.

 

Кичәдә Yummy Music Band төркеменең җанлы музыкасы яңгырады - инструменталистлар гадәтенчә музыканың сыйфатын төшермәде.

Сәхнәдә җырларны шәһәренең музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балалар җырлады, кайчакта балалар төрле музыка коралларында да уйнады.

Балаларның харизмасына һәм талантына сокланып туймаслык - шундый буын үсеп килүе аеруча зур куаныч. Димәк "Саф" балалар радиосы булуы һәм үсүе юкка түгел. Әлеге радио талантлы балаларны үз тирәсендә туплый да тәрбияли дә ала. 

Без исә яшь "Саф" радиосына озын гомер, күбрәк тыңлаучылар телибез!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев