Яңалыклар
Сәйдә Мөхәммәтҗанованы котлыйбыз!
Яраткан җырчы сандугачыбыз, «Голос» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова И.В. Аухадеев исемендәге музыка көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган.
Сизелмичә үтте дә китте 4 ел. Бүгенге көннән мин И.В. Аухадеев исемендәге музыка көллиятенең "дипломированный специалист"ы диерләр иде урыс телендә. Зур рәхмәт хөрмәтле укытучыларыма безгә биргән кыйммәтле белемнәрегез өчен! Аеруча рәхмәтләремне музыка көллиятенең директоры Заппаров Айрат Агзамовичка белдерәм! - дип яза ул үзенең интернет-сәхифәсендә.
фото: Сәйдәнең интернет-сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев