САК БУЛЫГЫЗ! ФӘНДЕМИЯ!
Юк, юк пандемия түгел, ә фәндемия көтелә!
Юк, юк пандемия түгел, ә фәндемия көтелә!
Кыскасы, «Белем.ру» татар мәгарифе порталы Татнетны үстерү фонды ярдәме белән #ФӘНДЕМИЯ игълан итә!
Нәрсә соң ул – «#ФӘНДЕМИЯ»?!
- #ФӘНДЕМИЯ – татар фәне һәм мәгарифенең юкка чыгу дәрәҗәсенә җитүен ачык рәвештә игълан итеп, татар фәне һәм мәгарифен саклап калу һәм үстерү өчен заманча юллар эзләргә тәкъдим итү;
- #ФӘНДЕМИЯ – татар халкының игътибарын татар мәгарифе һәм фәненең бүгенге халәтенә җәлеп итү, мәсьәләнең бик җитди булуын искәртү;
- #ФӘНДЕМИЯ – татар мәгарифе һәм фәнен саклап калу өчен мәҗбүри рәвештә саклык чараларын кулланырга – милләттәшләрең белән эштә дә көнкүрештә дә бары тик туган телеңдә – татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга кирәклеген хәбәр итү! Татар телендә саклык маскасын киеп тә, маскасыз да аралашырга рөхсәт ителә!
Иң мөһиме, #ФӘНДЕМИЯ – татар мәгарифен һәм фәнен саклап калу һәм үстерү, ныгыту өчен «вакцина» эзләү. Мондый «вакцина»лар берничә булырга һәм аны уйлап табучылар да берничә булырга мөмкин. Уйлап табучылар – төрле яшьтәге һөнәр ияләре, төрле ил һәм төрле милләт кешеләре була ала.
«Вакцина»лар төрле – мәкалә, фәнни хезмәт, аудиоязма, видеосюжет, презентация, проект, бәйге, чара һәм башка әлегә безгә билгесез булган форматта, әмма татар телендә генә булырга мөмкин.
Барлык «вакцина»ларны без 5 октябрьдән алып 25 майга кадәр Белем.ру порталының ФӘНДЕМИЯ бүлегенә урнаштырылачак һәм 25 май – 5 июнь көннәрендә барлык «вакцина»ларның сыйфатын ачыклаячаклар.
Тулырак мәгълүмат - рәсми сайтта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев