Логотип Идель
Яңалыклар

Сак бул! «Яра»лый торган җыр

Кулъяулыкларыңны әзерләдеңме? Al Su тәхәллүсе астында иҗат итүче Алсу Мансурова яңа «Яра» дип аталган җыр тәкъдим итте. Әлеге җыр нечкә күңелле кешеләрне елатырга сәләтле.

Җыр үткән елның язында узган "Мин татарча сөйләшәм" фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе өчен язылып, финалга узган иде. Нәтиҗәдә Алсу ОММАЖ төркеме белән бергә чыгыш ясады. Хәзер "Яра"ның яңа версиясен бөтен интернет мәйданчыкларда тыңлап була.

Җыр сүзләрен шагыйрә Алинә Хәбибуллина, көен — Алсу үзе, ә аранжировкасын Juna һәм GAUGA рок-төркеме гитаристы Марат Шәяхмәтов язган.

Al Su: "Без негатив эмоцияләрдән  тизрәк арынырга телибез. Бәхетле мигелләрдә дә “Тукта әле, алай ук шатланма, гел шулай булмас” дип,  хисләребезне чиклибез. Бу җыр — һәрбер хиснең дә урынлы булуы, аны тиешенчә тоярга, эчендә яшәп калырга кирәклеге турында . Әле бит күп кеше гомумән үзенең хисләреннән ояла, ә хис — ул бүләк. Яралы эз калдыра торган булса да".

Җырның акустик варианты да бар. Безнең соцаль челтәрләргә кереп, кайсы вариант күбрәк ошаганын әйтергә онытма! 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев