Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Салават Фәтхетдинов: Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка һәйкәлне үзәктә куярга кирәк

    Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка янәшә һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу турыда ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә журналист Рөстәм Исхакыйның соравына җавап итеп әйтте.

    “Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров гомер буе дус булдылар. Андый дуслык бер милләттә дә юк. Көнләшмәделәр, бер-берсен хөрмәт иттеләр. Аларның һәйкәле иң якты урында торырга тиеш. Әлеге мәсьәлә турында, мөмкин булса, Президентыбыз белән киңәшләшәсем килә. Минтимер Шәрипович (Шәймиев – ред) янына барып килергә кирәк”, - ди җырчы.

    “Бу күтәрелгән мәсьәлә башымда инде ярты ел йөри. Октябрь башларында бу темага аерым матбугат конференциясе ясыйк. Матбугат конференциясенә кадәр бу мәсьәләне хәл итә алырдай кешеләр кулында хат булырга тиеш. Безнең тәкъдимебезгә: “Әйе шул”, - дип әйтергә генә урын калсын”, - ди Салават.

    “Кирәк булган кешеләрнең барысын да мөрәҗәгать итәм. Бай дуслары булган, акчалы кешеләрне үзем алып киләм. Әгәр Дәүләт: “Урынын бирәбез, ләкин акча сорамагыз”, - дисә дә, бу да җавап. Хөкүмәттә акча юк икән, нишлисең, халкыбыз бай”, - ди җырчы.

     

    Реклама

    Автор : Алинә Айдарова.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!