Салкыннар көтелә..
Салкын көннәрдән соң янәдән җылытачак.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 29 ноябрьдә, явым-төшем бик аз, әмма юлларда бозлавык булачак. Һава температурасы төнлә 7-12 градус һәм көндез 4-9 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 30 ноябрьдә, Татарстанга һава торышы тыныч булган югары атмосфера басымы кыры тәэсир итәчәк. Көннең караңгы вакытында һава температурасы -11, -16 градуска кадәр төшәчәк, якты вакытта ул -4, -9 градуска кадәр җылыначак.
1 һәм 2 декабрьдә, Татарстанда һава торышын яңадан көнбатыш циклон билгели башлаячак. Аның атмосфера фронтлары аша үткәндә кар, бураннар һәм көчле җил булырга мөмкин. Температура күтәреләчәк: көндез һава 0 дән 1-6 градуска кадәр җылыначак.
Юлларда бозлавык булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев