Логотип Идель
Яңалыклар

Самара татар-мишәрләре ничек бии? (килеп күр!)

Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.

3 август көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында Самара татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләрен тәкъдим итәчәкләр. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе.

Программа «Вакка басу» дигән перформанстан башланып китәчәк. Вак итеп атлап бию – Самара өлкәсендә яшәүче татарларның бию үзенчәлегенең берсе булып тора. Перформансның музыкаль өлешендә татар традицион көйләре белән беррәттән Самара татарларының фольклорыннан – «Ярмәк вагы», «Камышлы вагы» көйләре яңгыраячак. Перформанстан соң, гадәттәгечә, килгән катнашучылар белән интерактив танышу узачак, ә аннан соң инде Самара мишәрләренең бию үзенчәлекләрен һәм уеннарын өйрәнү буенча остаханә булачак. Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, «Казан» бию ансамбленең экс-солисткасы, Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбенең педагог-хореографы, «Алтын» студиясенең хореография мәктәбе педагог-репетиторы Лилия Хәмидуллина катнашачак. Кичәнең алып баручылары – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин.  

Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста инструменталистлар командасы җавап бирә: тальян, гармун, курайда педагог Ильяс Фархуллин, баянда «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле оркестрының музыканты Рөстәм Рафигуллин уйнаячак. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. 

Искәртеп үтик, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла.

Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев