Логотип Идель
Яңалыклар

Шамил Якупов Татарстан Студентлар лигасының VII президенты булды

Оешма активистларга гына түгел, ә барлык студентларга да мөмкинлекләр тудырырга тиеш, ди яңа Президент

Казанда "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы"ның X конгрессы узды. Анда оешманың соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре хакында сөйләнде һәм яңа җитәкче сайланды. Чарада, студентлардан тыш, министрлык һәм ведомство урынбасарлары, уку йортлары ректорлары һәм проректорлары катнашты.

Соңгы берничә елда республикада Студентлар отрядлары хәрәкәтенең төбәк бүлеген җитәкләгән Шамил Якупов «Татарстан студентлары лигасы»ның яңа Президенты булды, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы. Яңа Президент сүзләренчә, оешма активистларга гына түгел, ә барлык студентларга да мөмкинлекләр тудырырга тиеш.

"Без студентлар лигасы активистлар өчен генә эшли дигән стереотиптан котылырга телибез. Төрле яшьләрнең, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки имин булмаган гаиләләрдән булган балаларның мәнфәгатьләрен дә кайгыртачакбыз", - дип аңлатты Якупов.

Шулай ук бөтен республика буенча студентларның киберспорт клублары ассоциациясен булдыру планлаштырыла. Татарстанның һәр яшьләр үзәгендә студентлар киңлегенең барлыкка киләчәк, анда алар үз хоббилары белән шөгыльләнә алыр дип көтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев