Логотип Идель
Яңалыклар

Шамил Усмановның тууына 125 ел тулды

Язучы, журналист, сәясәт һәм хәрби эшлекле Шамил Усмановның тууына 125 ел тулды.

Гражданнар сугышы елларында ул татар укчылары бригадасын җитәкли, совет хакимиятен урнаштыру өчен көрәшә. ТАССРны оештыруда катнаша. 1925 елда Мәскәүдә милли хәрби уку йортлары комиссары итеп билгеләнә.

1927 елдан Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе була, Казанда радиостанциягә нигез сала.

1920-елларда ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, хикәяләр һәм повестьлар яза. Ул, гаҗәеп оста итеп, Гражданнар сугышы елларын һәм каһарманнарын тасвирлый. «Памирдан радио» исемле хикәясе исә — татар әдәбиятында фантастик алымнар кулланып язылган кызыклы әсәрләрнең берсе.

Милли музей филиалы — Татар китабы йортында Ш.Усмановка багышланган «Памирдан радио» күргәзмәсе 25 гыйнварга кадәр эшли, дип хәбәр ителә Татар китабы йорты телеграм-каналында.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев