Логотип Идель
Яңалыклар

Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» XII фестиваль-бәйге узачак

Быел ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышлана.

Казанда Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» XII фестиваль-бәйге узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан, Чувашия, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән яшь җырчылар Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач – 2023» татар җыры һәм музыка уен коралларының XII төбәкара ачык фестиваль-бәйгесендә катнашачак.

Әлеге фестиваль-бәйге Казанда 2004 елдан бирле үткәрелә. Быел ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышлана.

Фестивальдә балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм Татарстан һәм Россия төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнаша. Конкурс балаларны фестиваль хәрәкәтенә, Сара Садыйкованың иҗади мирасына, татар милли музыкасы традицияләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

чыганак: Татар-информ

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев