Логотип Идель
Яңалыклар

САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: АЧЫКЛЫК ҺӘМ СЫЙФАТ МӨҺИМ

Бүген Россиядә РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды.

Бүген Россиядә РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды. Иртәнге 8.00 дә сайлау участоклары ачылды. «Тавыш бирү көннәре ачык, сыйфатлы узарга тиеш», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә.

«Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыгы — барысы да тулы, актив әзерлектә. Сайлау кампаниясенең ничек узуы барысыннан да тора. Мөмкин кадәр ачык итеп үткәрәсе килә. Без ышанабыз: ачыклык ул легитимлыкка юл, процедурага гражданнар ышанычы», — дип белдерде Сайлау комиссиясе рәисе.

Ул РФ буенча 96 мең, Татарстанда 2810 сайлау участогы ачылганын искәртте. Бөтен илдә исемлеккә 108 млн, Татарстанда 2 млн 931 мең 939 сайлаучы кертелгән. Россиянең 2 млн гражданы чит илдә. 144 илдә тавыш бирү өчен 384 сайлау участогы ачылган. Сайлау комиссияләрендә 880 мең участок һәм территориаль комиссия әгъзалары эшли. «Бу сайлау хокукын тәэмин итүче зур армия», — диде Кондратьев.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев