Логотип Идель
Яңалыклар

«Сбербанк»ның вице-президенты 50 миллион акча урлауда гаепләнә

Башкалада Саклык банкының элеккеге вице-президенты, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге урынбасары Марина Ракованы тоткарлаганнар.

Башкалада Саклык банкының элеккеге вице-президенты, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге урынбасары Марина Ракованы тоткарлаганнар. Хәзер аның Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсендә булуы билгеле. Шикләнелүче бүлекчәгә үзе килгән.

Ракова «Мәгариф» илкүләм проектына бүлеп бирелгән 50 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә. Эчке эшләр министрлыгы аны федераль эзләнүгә игълан иткән иде. Ул 4 октябрьдә эшеннән киткән булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова сүзләренә караганда, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев