Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕНДӘ НАМАЗ БҮЛМӘЛӘРЕ КИРӘКМЕ?

25 март көнне 16:00 сәгатьтә Казанның яңа «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак.

25 март көнне 16:00 сәгатьтә Казанның яңа «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак.

Намаз бүлмәсе 2 нче катта «Sinsay» һәм «Terranova» кибетләре арасындагы коридорда урнашкан (холлда күрсәткеч бар).

Реклама

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яр Чаллы шәһәренең берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр ачу мөмкинлеген карау үтенече белән хатлар әзерләгән.

Билгеле булганча, бүгенге көндә Казанның «Сувар плаза», «Мега», «Караван» сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән намаз бүлмәләре ачылды. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплап чыкты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев