Логотип Идель
Яңалыклар

Себер татарларының әкиятләре Татар китабы йортында яңгыраячак

Себер татарларының «Тимур батыр» циклына тупланган әкиятләре Милли музыка оркестры квинтеты катнашында Татар китабы йортында укылачак.

Кичәдә Себер татарларының йолалары һәм ышанулары турында да сөйләячәкләр.

Татар халкының бер өлеше булган себер татарларының әкиятләренә үзгә төрле тылсым хас. Аларны туплау һәм өйрәнү эше дәвам итә. Педагог Земфира Шәрипова җирле фольклорны туплау белән даими шөгыльләнә. «Тимур батыр» циклына кергән әкиятләр исә себер татарлары сөйләшендә һәм рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Кичәдә әкиятләрне Земфира ханым үзе һәм КФУ студенты Рөстәм Төхвәтуллин укыячаклар.
Һәр әкият яшь композитор Айдар Ниязовның милли музыка оркестры квинтеты башкарган көйләр белән баетылган. Әкиятләргә иллюстрацияләрне Тубыл рәссамы Анна Андреева ясаган.

Кичәнең икенче өлешендә кунакларга себерчә артыш чәе тәкъдим ителәчәк. Земфира Шәрипова һәм Айдар Ниязов себер татарларының йолалары, җыр һәм бию традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләячәк. Кунакларга себерчә уеннар да тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

3 июнь, 17:00
Казан, Островский ур., 15

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев