Сөембикә манарасын төзекләндерергә ниятлиләр
Тиздән Казан Кремле территориясендә Сөембикә тарихи манарасын төзекләндерү эшләре көтә. Манараның эчен дә, тышын да кайгыртырга ниятлиләр.
Тиздән Казан Кремле территориясендә Сөембикә тарихи манарасын төзекләндерү эшләре көтә. Манараның эчен дә, тышын да кайгыртырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта тиешле инженерлык тикшеренүләре уздырылган һәм авариягә каршы чаралар проекты әзерләнгән. Туристларның иминлеген кайгырту максатыннан манара территориясен әйләндереп алачаклар. Подрядчы оешма якын арада эшкә керешәчәк.
Икенче этапта манараны киң күләмле реставрацияләү эшләре көтә. Шул исәптән, фундаментын ныгыту һәм югалган яки җимерелгән кирпечләрне алыштыру да каралган.
Эшләрне башкаруның төгәл сроклары әлегә әйтелми. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белгечләре, архитектор-реставраторлар белән берлектә, манараның эчке бүлмәләренә туристлар үтү мөмкинлеге турында уйлыйлар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев