«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
20 декабрьдә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби әсәрләр бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.
Конкурс ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе берлектә оештырылды.
Бәйгегә укытучы, мөгәллим, татар мәгарифе, мәктәп тормышына багышланган текстлар кабул ителгән. Аның географисе шактый киң: конкурска Төркия, Сирия, шулай ук Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Чуваш Республикаларыннан һәм Ульян өлкәсеннән авторлар катнашкан.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Гөлүсә Батталованың «Чыра» хикәясеннән өзек укылды. Хикәя тулы күләмдә «Казан утлары» журналының гыйнвар санында басылып чыгачак.
Шуны әйтергә кирәк: бәйгенең иң яшь катнашучысы — Аяз Батталовка — 10 яшь. Ул үзенең иҗат җимешен тантанада яңгыратты.
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең җиңүчеләренә күчик.
Мәктәп укучылары арасыннан «шигърият» номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын — Назлыгөл Гайнетдинова «Укытучыма мәдхия». Теләче, Баландыш, 9 нчы сыйныф.
2 нче урын — Рәдиф Миңнеханов «Сез иң гүзәл кеше икәнсез». Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф.
3 нче урын — Әмир Фәрхуллин «Укучының хәлен аңлыйсың». Мамадыш җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф.
Хикәя номинациясе:
1 урын — Ркаил Зәйдулла «Кани калды Нишапур». Казан шәһәре.
2 урын — Гөлүсә Батталова «Чыра». Әтнә, Күәм.
3 урын – Әнисә Зәйнуллина «Очрашу». Казан шәһәре.
Повесть номинациясе:
1 урын – Әлфирә Галиева «Сары атым алтын нукталы». Аксубай, Яңа Дума.
2 урын – Асия Юнысова «Сылукай». Казан шәһәре.
3 урын – Гөлинә Гыймадова-Хисаметдинова «Усал». Казан шәһәре.
Фото: Солтан Исхаков, Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев