Логотип Идель
Яңалыклар

Shanu төркеменең «Taran var» дебют альбомы презентациясе узачак

17 апрель 19:00дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында Shanu төркеменең «Taran var» дебют альбомының презентациясе узачак.

17 апрель 19:00дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында Shanu төркеменең «Taran var» дебют альбомы презентациясе узачак.

Кичәнең махсус кунагы — Россиянең танылган этно-музыканты Сергей Клевенский.

«Taran var» альбомы бу елның 18 февралендә Yummy Music лейблы аша дөнья күрде. Альбом 2020-2021 елларда яздырылган 8 җырдан тора. Аңа чуаш халык җырларының яңача яңгырашлы һәм төркем үзе иҗат иткән композицияләр кергән. Альбомда милли һәм дөньяның төрле мәдәниятләренә караган элементларны ишетеп була. Мәсәлән, халыкта күптәннән онытылган «Taran var» җыры ритмга нигезләнгән свинг гадәтләренә кертелде. «Senker shel» («Зәңгәр шәл») җырында татар һәм чуаш фольклоры бергә үрелгән. Ул бишек җырын хәтерләтә, ләкин әнисе баласына җырлый торган түгел, ә агымсудай тиз узган гомерен барлап, моңсуланган олы кешенең бишек җырыдыр. Альбомда җиңел, йомшак җилне хәтерләткән  композицияләр дә бар. Ритм-н-блюз стилендә язылган «Atar» («Киттек») җыр, бию, шигырьләр белән җиңелчә эш көннәренә кереп китәргә чакыра. «Urapa» («Арба»), классик скрипка интродукциясенә карамастан, ритмнарны катлауландырып, джаз композициясенә әверелә.


Shanu төркеме 2019 елдан алып этно-джаз һәм джазның башка төрләренә караган юнәлешләрдә иҗат итә. Shanu 2020 елда ИМИ.Казан (Институт музыкальных инициатив - Музыкаль инициативалар институты) шоукейсына сайлап алынган ун төркемнең берсе дә әле. 2021 елда төркем «Selime» синглын чыгарды. Аның белән хәтта Бөекбритания матбугаты да кызыксыну белдерде, озак көттермичә, төркем әлеге композициягә клип төшерде. Shanu — Tat Cult Fest, Skazka, Идел буе халыклары фестивале (Казан), Эктоника (Ижевск) һәм Ural Music Night (Екатеринбург) кебек фестивальләрнең катнашучысы. 

Альбомны яздыруда Вера Кожеманова (вокал), Дима Лысов (клавишалар, аранжировка, музыка), Андей Казанцев (барабан, аранжировка), Арслан Сәйфи (скрипка), Даниель Морено (бас-гитара), Элвира Әблиева (бас-гитара), Леонид Лабашов (яздыру, сведение, мастеринг) катнашты. Альбом «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән яздырылды. 

2021 елда Shanu «Россиянең иң атаклы дудкачысы» Сергей Клевенский белән танышып, уртак концерт бирергә дә өлгерде. Ул саксофон, кларнет һәм барлык милли тынлы уен коралларында уйный белә — рус жалейкасыннан башлап, китай ху лу се-сына кадәр. Сергей Клевенский SunSay, Инна Желанная, Зуля Камалова, Аркадий Шилклопер, «Zventa Sventana» төркеме һәм Сергей Старостин кебек атистлар белән иҗат иткән, шулай ук «Kle2Go» супер-триосының нигез салучыларының берсе дә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев