Шифаханәдә ял - иң арзаны
Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты. Тикшеренүне «ТурСтат» агентлыгы белгечләре үткәргән, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.
Самара өлкәсе Татарстан белән бер баскычта урнашкан – ике төбәктә дә шифаханәдә ял итү уртача алганда тәүлегенә 3,7 мең сум тора. Мәскәү өлкәсендә исә ял шактый кыйммәткә (тәүлегенә 6 мең сум) төшәчәк.
Татарстан шулай ук шифаханәгә юлламалар сату активлыгы буенча көньяк булмаган төбәкләр арасында беренче унлыкка керә. Алар арасында шулай ук Алтай крае, Башкортстан Республикасы, Мәскәү, Калининград, Ленинград, Чиләбе, Самара, Свердловск өлкәләре һәм Пермь крае урын алган.
Экспертлар әйтүенчә, җәен шифаханә-курортларда ял итүгә ихтыяҗ күп кенә учреждениеләрнең сервиска карата югары таләпләр белдергән кунакларның зур агымына әзер булмавын күрсәткән.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев