Логотип Идель
Яңалыклар

Шигърият мәҗлесен шагыйрьләр үз кулына алган

Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләренең быелгы лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Гадәттәгечә, 26 апрель көнне татарның бөек шагыйре Г.Тукай туган көнендә Татарстанда төрле мәдәни чаралар оештырылачак.

Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләренең быелгы лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Гадәттәгечә, 26 апрель көнне татарның бөек шагыйре Г.Тукай туган көнендә Татарстанда төрле мәдәни чаралар оештырылачак. Аларның иң  мөһимнәре Казанда, Арчада һәм  Яр Чаллыда узачак.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов шагыйрь туган көнен иртәдән үк бәйрәм итә башлаулары турында хәбәр итте. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланган чаралаларның иң кызыклысы һәм халык күп катнаша торганы мөгаен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында узачак. Биредәге Тукай һәйкәле янында 13:00 сәгатьтә Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме оештырыла. Быелгы бәйрәмнең яңалыгы да бар. Шигырь бәйрәмен оештыруны тулысынча язучыларның үзләренә тапшырганнар. Шигърият мәҗлесен олпат шагыйрь Рәдиф Гаташ алып барачак. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Икханова: “Без элеккеге традицияләргә әйләнеп кайтырга булдык. Тукай һәйкәле итәгендә уза торган Шигырь бәйрәмен заманында Ренат Харис, Зиннур Мансуров кебек күренекле, абруйлы шагыйрьләр алып бара иде”, - диде. Бәйрәмдә чыгыш ясау хокукы күбрәк Г.Тукай премиясенең төрле еллардагы лауреатларына һәм алдагы елларда бәйрәмдә шигырьләрен укымаганнарга биреләчәк. 

Шулай ук бу көнне яшьләр арасында популярлашкан “Мин татарча сөйләшәм” проекты да узачак. Быел яшьләр Г.Камал театры каршындагы мәйданга җыела. Яшьләр сәхнәдә күбрәк шигърияткә басым ясыйячак, дип көтелә. Бу хакта күбрәк: http://idel-tat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев