Шигърият сөючеләр өчен - "Литерафон" әдәби кичәсе
Теләге булган һәркем халык алдында яраткан әсәреннән өзек укый алачак. Беренче «Литерафон»ның темасы – Татарстанда заманча шигърият.
25 нче февральдә Казанда «Литерафон» әдәби кичәсе узачак. КНИТУ мәйданчыгында шигърият сөючеләр җыела.
Теләге булган һәркем халык алдында яраткан әсәреннән өзек укый алачак. Беренче «Литерафон»ның темасы – Татарстанда заманча шигърият. Кичәнең кунаклары Казан авторларының иҗаты белән танышачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кичәдә чакырылган кунак – шагыйрь, нәсер остасы һәм мөхәррир, Россия журналларында мәкаләләр авторы Эдуард Учаров чыгыш ясаячак. Ул – Казандагы әдәби универсиада шагыйрьләр турнирында җиңүче, Салих Гуртуев исемендәге бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты һәм Максим Горький исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты.
Керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.
Чара 18:00 сәгатьтә КНИТУда түбәндәге адрес буенча башлана: Себер тракты, 12, Д корпусы
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев