Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

«Шигырь һәм каһвә» дигән өр-яңа проект башлана

Тәүге кичәдә беренче кунаклар буларак шагыйрь Булат Ибраһим һәм Гүзәл Закирова чыгыш ясаячак.

Казанда «Шигырь һәм каһвә» дигән өр-яңа проект старт ала. Оештыручылар шигырь яратучыларны Казанның Лобачевский урамында урнашкан кофейняга чакыра.

«Бер сәгать дәвамында ике шагыйрь үз шигырьләрен укыячак, шушы шигъри халәт ямьле музыка белән дә үрелеп барачак», – дип хәбәр итә әлеге проектны оештыручыларның берсе Булат Ибраһимов.

«Татар шигъриятен популярлаштыру максатыннан шундый кичә уздырып карыйсы иттек. Татар шигырьгә сусаганмы микәнен тикшереп карыйбыз. Алга таба да кабатланачак дигән өмет бар», - ди шагыйрь.

Тәүге кичәдә беренче кунаклар буларак шагыйрь Булат Ибраһим үзе һәм Гүзәл Закирова чыгыш ясаячак. Аларга яшь музыкант Ильяс Абдулхаков кушыла.

Реклама

Проект авторлары - Булат Ибраһимов, Баязит Зәйдуллин һәм Рәфис Нуруллин.

Очрашу 23 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны - «Кофе с толком» кофейнясы, Лобачевский урамы, 16/34.

Керү ирекле. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев