Логотип Идель
Яңалыклар

ШИКӘРГӘ ҺӘМ КӨНБАГЫШ МАЕНА БӘЯЛӘР ТОТРЫКЛАНЫРМЫ?

Россия Хөкүмәтендә шикәр һәм көнбагыш маена бәяләр үсешен тоткарлау буенча чаралар эшләнәчәк. РФ вице-премьеры Виктория Абрамченко тиешле йөкләмәләр бирде.

Россия Хөкүмәтендә шикәр һәм көнбагыш маена бәяләр үсешен тоткарлау буенча чаралар эшләнәчәк. РФ вице-премьеры Виктория Абрамченко Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Икътисади үсеш министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәткә тиешле йөкләмәләр бирде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Азык-төлеккә бәяләр артуның дөньякүләм трендын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә шикәр һәм үсемлек маена эчке бәяләр фаразы буенча аналитик мәгълүматны, шулай ук күрсәтелгән продукциягә бәяләр артуны булдырмауга юнәлтелгән килештерелгән тәкъдимнәрне тапшыру сорала", - диелә документта.

Искәртеп узабыз, узган елның декабрендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россиянең иң эре ритейлерлары һәм азык-төлек җитештерүчеләре шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру турында килешүгә кул куйдылар. Документ 2021 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булды, әмма шикәргә бәяләрне стабильләштерү турындагы килешү срогы - 1 июньгә, ә көнбагыш маена - 1 октябрьгә кадәр озайтылган иде. Килешүләр җитештерүче заводларда шикәр бәясе - 36 сумнан да артмаска, көнбагыш маена 95 сумнан да артмаска тиеш дип фаразлаган. Ваклап сатуда шикәр бәясе 46 сумнан, майга — 110 сумнан артмаска тиеш иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев