Логотип Идель
Яңалыклар

Шәхси йорт төзүчеләргә - ташламалы ипотека

Россия Хөкүмәте шәхси йортларны мөстәкыйль рәвештә төзү өчен ташламалы ипотека бирү буенча яңа программа гамәлгә ашыра башлый. Бу башлангыч әлегә сынау формасында башкарылачак.

Россия Хөкүмәте шәхси йортларны мөстәкыйль рәвештә төзү өчен ташламалы ипотека бирү буенча яңа программа гамәлгә ашыра башлый. Бу башлангыч әлегә сынау формасында башкарылачак. Әлеге ярдәм чарасыннан йортны үз көчең белән төзегәндә генә, ягъни профессиональ төзелеш компаниясе белән подряд килешүе рәсмиләштерелмәгән булса гына файдаланырга мөмкин, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Мондый кредитлар буенча ставка елына 9 проценттан да артмаячак. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә займның максималь күләме – 12 миллион, башка төбәкләрдә 6 миллион сум тәшкил итәчәк. Быелның ахырына кадәр Министрлар Кабинеты 8 меңгә якын шундый кредит бирергә ниятли.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев