Логотип Идель
Яңалыклар

Шәһәр походы, балачак бәйрәме, сәнгать фестивале – Казанның паркларында һәм скверларында җәйге сезон тәмамлана

Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон тәмамлана. Атна дәвамында шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бай программа планлаштырылган

Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон тәмамлана. Атна дәвамында шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бай программа планлаштырылган: шәһәр походы, балачак бәйрәме, сәнгать фестивале һәм башка бик күп чаралар, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

16-нчы сентябрь көнне 20:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» проектының йомгаклау киносы күрсәтеләчәк. Казанлыларга «Асса» фильмын күрсәтәчәкләр.

17-нче сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр Казансу буйлап җәяүле маршрутны сынап карый алачак – Савин паркыннан Зәңгәр күлгә кадәр. Катнашучылар 4 сәгать эчендә 13 чакрым узачак, маршрут ахырында пикник булачак. Катнашучылар шәһәргә оештырылган трансферда барып җитәчәк. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

17-нче сентябрь көнне 15:00 сәгатьтән «Калейдоскоп» паркында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы техникасы күргәзмәсе күрсәтеләчәк, коткаручылар үз эшләре турында сөйләячәк. Шулай ук спорт эстафетасы да планлаштырылган.

17-нче сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә Бауман урамында «Кичке шәһәр» интерактив тамашасы старт ала. «БИМ-радио» алып баручылары казанлылар белән шәһәр белән бәйле темаларга аралашачак. Шулай ук ВИА «Хит» кавер-круппасы чыгышы көтелә.

18-нче сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Ретро-дискотека» узачак. Парк сәхнәсендә бәйрәм концерты планлаштырылган, анда Казан бию төркемнәре чыгыш ясаячак, ә концерттан соң барлык теләүчеләр «Танцплощадка» проектына кушыла алачак. Шулай ук паркка килүчеләр өстәл уеннары уйный алачак – лото һәм домино.

18-нче сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында «Планы на эту осень» концерты башлана. Парк сәхнәсендә популяр җирле һәм Мәскәү башкаручылары чыгыш ясаячак. Программада – татар альтернатив музыкасын башкаручы Lia&Ben лаунж-дуэты һәм «Оммаж» төркеме чыгышы. Концертның хедлайнеры – Sirotkin төркеме (Мәскәү).

19-нчы сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Мир урамындагы паркта балалар бәйрәме узачак. Бу көнне крио-шоу, эстафета, мастер-класслар һәм аниматорлар белән программа оештырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен төрле локацияләр эшләячәк: өстәл уеннары зонасы, аттракционнар, аквагрим зонасы һәм башкалар.

19-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта сәнгать фестивале башлана, сәхнәдә ачык һавада килүчеләрне Болактагы Яшьләр театры тамашасы, рәсем буенча мастер-класслар, шулай ук тематик фотозона көтә.

19-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә Кабан күле буенда (йөзмә сәхнә янында) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры оркестры чыгышы узачак. Музыкантлар татар классик спектакльләреннән әсәрләр уйнаячак.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев