Логотип Идель
Яңалыклар

Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә

Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.

Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә. Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.

ТӘРҖЕМӘ.

29 март, чәршәмбе, 15:30
— Төрек теленнән татарчага, татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итү үзенчәлекләре һәм шәхси тәҗрибәсе турында КФУ укытучысы, шагыйрә Эльвира Йылмаз сөйли.

 

ПРОЗА

30 март, пәнҗешәмбе, 16:00
— «Әмирхан Еники хикәяләре: тексттагы мәгънәләрне табарга өйрәнү».
КФУ галимәсе Гөлфия Гайнуллина сөйли.

Теркәлү: http://yort.tatar/registration
Телефон: (843) 590-80-67, (843) 590-80-66

Искәртеп узабыз: Ел саен тапшырыла торган Шәриф Камал премиясе кысаларында остазлык дәресләре моңарчы да оештырыла иде. Быелдан исә Татар китабы йорты тагын да нигезлерәк һәм төплерәк форматта эшкә күчте. Шәриф Камал Әдәби мәктәбе дәресләре 1 февральдән башланып китте. Проект кысаларында атна саен оффлайн һәм онлайн дәресләр, иҗади очрашулар һәм фикер алышулар уза. Беренче агым май ахырына кадәр дәвам итә. Катнашучыларга махсус таныклыклар тапшырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев