Шәриф Камалны искә алу көне
Ул - әдәбиятыбызның классигы; бер-берсенә һич тә охшамаган ике дәверне берләштереп, яшь каләм ияләре өчен остаз һәм үрнәк була алган шәхес.
Бүген Шәриф Камалны искә алу көне. Ул - әдәбиятыбызның классигы; бер-берсенә һич тә охшамаган ике дәверне берләштереп, яшь каләм ияләре өчен остаз һәм үрнәк була алган шәхес. Ә тагын без аны ир, әти, дәү әти дип тә беләбез; ул - башкаларның хисләренә һәм кичерешләренә искиткеч игътибарлык белән караган дус та. Ул һич уйланмаган шәйләрнең гүзәллеген күрә һәм тасвирлый белгән кеше дә. Шәриф абый - гаделлек өчен җан атучы һәм кеше җаннарының чын рәссамы.
Шәриф Камалны моннан төгәл 80 ел элек вафат була. Бу уңайдан Татар китабы йорты язучыны искә алу чараларын уздыра.
- Язучыны искә алу чарасы 22 декабрь, 11:00 Яңа татар зиратында башланачак. Музей хезмәткәрләре, Байгилдиевләр нәселе вәкилләре, җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт вәкилләре Шәриф Камалның каберен зиярәт итәчәк.Татар китабы йорты – татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында махсус лекторий узачак. Ш.Камал һәм аның замандашларына багышланган кыска лекцияләрне Милли музейның фәнни хезмәткәрләре укыячак. Лекторий эше 14:00 башлана.
- Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары катнашында әзерләнгән «Бәхет елы» спектаклен тапшыру да шушы көнгә планлаштырыла. Эзләнүле спектакль рәвешендә уйланылган әлеге музей-театр проектының режиссеры – Әминә Миндияр. «Бәхет елы» — Шәриф Камал һәм аның якыннарының тормышында булган бер катлаулы ел турында эзләнү. Спектакль язучының архивында сакланган хатларга һәм күпсанлы документларга нигезләнгән. Күп кенә хатлар беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Спектакль тапшыруга театр һәм әдәбият белгечләре, журналистлар чакырыла. Башлана: 19:00.
Шәриф Камалга багышланган чараларның икенче зур циклы 2023 елның февралендә үтәчәк.
Чыганак: Татар китабы йорты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев