Логотип Идель
Яңалыклар

Шәриф Камалның тууына бүген 139 ел!

Шәриф Камал — язучы, драматург, оста публицист, «бераз гына» шагыйрь. Ә иң мөһиме — намуслы шәхес. Остаз, педагог, күпләргә юл ачучы.

Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев хәзерге Мордовиянең Татар Пешләсе авылында имам гаиләсендә туа.

Рига, Одесса, Трапезунд, Истанбул, Каһирә, Санкт-Петербург, Екатеринослав шахталары, Баку, Батуми, Оренбург, Татар Каргалысы, Түбән һәм Югары Чебенле һәм, ниһаять, Казан — Островский 15. Шәриф Камал яшәгән шәһәрләр һәм авылларның күплегеннән генә дә аның тормыш юлы сикәлтәле һәм кызыклы булуын аңлыйбыз.

Шәриф Камал — язучы, драматург, оста публицист, «бераз гына» шагыйрь. Ә иң мөһиме — намуслы шәхес. Остаз, педагог, күпләргә юл ачучы.

Татар китабы йорты үз тарихын Шәриф Камалдан башлавы белән бәхетле. Музей хезмәткәрләре көн саен Шәриф Камал исемен йөзләгән тапкыр искә ала, ул атлаган баскычлардан атлауга сөенәләр һәм горурланалар.

Аның мирасын саклау һәм танытып тору — Татар китабы йортының миссиясе.  Бүген Шәриф Камалның 53 яшь чагындагы, 1937 елдагы тормышы хакында «Бәхет елы» спектакле уйналачак.

Чыганак: Татар китабы йорт

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев