Логотип Идель
Яңалыклар

Шул да булдымы әбиләр чуагы?

Татарстанда уртача җылы һәм коры һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы көннәрдә республикада һава торышын киң һәм куәтле антициклон билгеләячәк

Татарстанда уртача җылы һәм коры һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, алдагы көннәрдә республикада һава торышын киң һәм куәтле антициклон билгеләячәк, атмосфера басымы сизелерлек артачак.

Сишәмбе көнне, 5 октябрьдә, төнлә температура минус 2-7 градуска кадәр төшәчәк. Әмма көндезен кояш җылысы ярдәмендә температура плюс 6-11 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми.

Чәршәмбе, 6 октябрьдә, һәм пәнҗешәмбе, 7 октябрьдә, антициклонның үзәк өлеше йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Төнлә минус 1 дән плюс 4 градуска кадәр булачак, көндез һава 8-14 градуска кадәр җылыначак.

Җомга көнне, 8 октябрьдә һәм шимбә көнне, 9 октябрьдә, республикада антициклон йогынтысы дәвам итәчәк. Явым-төшемнәрсез. Төннәрен минус 3 тән плюс 2 градуска кадәр, көндез - 9-14 градус җылы көтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев