Логотип Идель
Яңалыклар

ШУНСЫЗ БУЛМЫЙ! ЭПИДЕМИОЛОГИК ВАЗГЫЯТЬ ӨСТӘМӘ ЧИКЛӘҮЛӘР КЕРТҮНЕ ТАЛӘП ИТӘ

Кызганыч, эпидемиологик вазгыять яхшырмый. Кайбер төбәкләр мисалында күреп торасыз, халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар таләп ителә

Татарстанда коронавируска каршы чикләүләр янә катгыйландырыла. Эпидемиологик вазгыятьнең кискенләшә баруы башка чаралар калдырмый. Яңа кагыйдәләр 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк. Боларның барысы да халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен эшләнелә.

Кинотеатрлар, цирклар, концерт залларына 50 процент урынны гына тутыру рөхсәт ителә, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела.

Әгәр дә түбәндәге шартлар үтәлсә, тамаша залын 70 процентка тутырырга була:

  • Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясаткан булса;
  • 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына кертелсә;

Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда шулай ук урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш. 

Тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрү өчен:

  • Барлык хезмәткәрләр, чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавируска каршы прививка ясаткан булырга тиеш. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.
  • 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганы раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;
  • Чара һәм аны үткәргәндәге профилактик чаралар ТР Оператив штабы белән 30 көн кала килештерелү зарур.

Моннан тыш, кунакханәләр, хостеллар номерлар фондын 50 процентка кына тутырып эшли ала. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә ковидка каршы прививка ясаткан икән, номерларны тулысынча тутырырга була.

Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.

Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев