Сәидә Мөхәммәтҗанова Санкт-Петербургта беренче концертын куя
Сәидә Мөхәммәтаҗанова сүзләренчә, концертта рус милләте кешеләре шәрык көйләрен, татар җырларын музыка уен коралларында яңгыратачак. Концертның үзенчәлеге дә шунда. Татар халык җырларыннан тыш, рус, төрек, гарәп, инглиз җырларын да ишетеп булачак
Иртәгә 19.00 сәгатьтә «Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласында «Этносфера. Восток-запад» дип исемләнгән беренче концерты булачак.
«Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласы җитәкчелеге минем җырлауны ошаткан һәм сольный концерт белән чакырырга булды. Концерты Денис Кучеров оештыра. Концертта кларнет, дудук, уд, фортепиано, баян кебек уен кораллары яңгыраячак. Денис Кучеров этник бәрмә уен коралларында уйнаячак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Сәидә Мөхәммәтаҗанова сүзләренчә, концертта рус милләте кешеләре шәрык көйләрен, татар җырларын музыка уен коралларында яңгыратачак. «Концертның үзенчәлеге дә шунда. Татар халык җырларыннан тыш, рус, төрек, гарәп, инглиз җырларын да ишетеп булачак», — диде ул.
Җырчы узган ел Санкт-Петербургның Dairafest дигән шәрык этник фестивалендә катнашкан булган. Фестивальне оештыручы Денис Кучеров аны «Голос» телепроектында катнашканнан бирле ел саен шул фестивальгә татар мәдәниятен танытырга чакырган булган, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Идел" журналының "Яңа дулкын" музыкаль ютуб каналы өчен татар шагыйре, язучы Мәҗит Гафуриның «Бер гашыйкның сүзләре» дигән җырын башкарды. Көен Башкортстан татары, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән. Җыр заманча эшкәртелгән, «bossa nova» стилендә. Бу Бразилия популяр музыкасы жанры, ул җирле фольклор (бая, самба) һәм джазның кайбер элементлары синтезы. Җырны түбәндәге сылтама буенча үтеп тыңлый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=FyN7nzqS1H0
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев