“Шигырьләремнән табарсыз, бик кирәк булсам”...
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин - татар әдәбиятында үзенең ихлас иҗаты белән киң урын яулаган шәхес. Татар баласы аның шигырьләрен бәләкәй чактан ук ишетеп үсә.
Бүген Казанда танылган әдипнең 75 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узды. Иртән Тынычлык бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салынды. Ә соңыннан Казанның Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә бер төркем язучылар, шагыйрьнең туганнары җыелды. Биредә Роберт Миңнуллинның шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе буларак та игелекле гамәлләре хакында җылы истәлекләр яңгырады.
“Роберт абый һәр мәҗлестә үзенең шаян сүзләре белән матур, җылы атмосфера тудыра торган иде, - ди Ким Миңнуллин. - Ул гомере буе мәдәниятны, әдәбиятны, татар балалары дөньясын алга этәрергә, дип яшәгән кеше. Татар китабы дөньясы өчен җан атты. Телевидениедә “Китап” тапшыруын алып баруы да очраклы түгел иде. Китап аның тормыш мәгънәсе булды”.
Очрашу барышында татар балалар әдәбияты, Роберт Миңнуллинның иҗади мирасы мәсьәләләре, быел узачак юбилей чаралары, шагыйрь җырларыннан тупланган концерт турында фикер алыштылар.
- Балаларны китапка кайтару мөһим эш, дип саныйм. Ә ул китап төрле форматта;интернетта, басма, аудио булырга тиеш. Балалар тормышына, балалар дөньясына ул һичшиксез кайтарырга кирәк. Әлеге юнәлештә китапханәләр, галимнәр, академик институтлар бергәләшеп, киңәшләшеп эшләргә тиеш. Боларның барысын да Роберт Миңнуллин бик кайгыртып яшәде, - диде үз чыгышында Р.Миңнуллин белән озак еллар эшләгән Зилә Вәлиева.
Быел ел дәвамында шагыйрь исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән төрле чаралар оештырлачак.
“Р.Миңнуллин тыйнак, тыныч кеше кебек күренсә дә, үз сүзен кыю әйтә торган үз сүзле шәхес иде, -дип дәвам итте Ркаил Зәйдулла. – Үз принципларыннан чигенмәде.Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе шундый булырга тиештер дә. Үз сүзеңне сүз итәр өчен холык та кирәк. Ул холык Роберт абыйда бар иде. Ләкин аның яшәү рәвешен, безнең белән аралашуын, әсәрләрен искә төшерсәң, ул ниндидер нечкә күңелле, юмор ярата торган кеше иде”.
Роберт Миңнуллин бер шигырендә:
“Югалтмагыз, арагызда
Бик сирәк булсам...
Шигырьләремнән табарсыз,
Бик кирәк булсам”, - дип яза...
“Идел” журналы редакциясендә уза торган “Туфан самавыры” проектының чираттагы чыгарылышында Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова булачак. Таңсылу әтисенә нисбәтле хатирәләре, фонд эшчәнлеге һәм юбилей уңаеннан узачак чаралар турында сөлиячәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев