Логотип Идель
Яңалыклар

Синтетик наркотиклар белән агуланучылар саны арткан

215 кг наркотик – Татарстанның хокук саклау органнары быел шулкадәр наркотик, психоптроп һәм организмга көчле тәэсир итә торган матдәне әйләнештән алган.

26 июнь көнне Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтәчәкләр. Кеше һәм наркотиклар арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләргә нокта кую хәзер дә дәүләт һәм җәмгыятьнең беренчел бурычлары булып кала бирә. Наркотикларның кеше организмына йогынтысы, дәвалану этаплары, наркотикларга каршы уздырыла торган чаралар хакында бүген бу өлкәдә көрәш алып баручы белгечләр сөйләде. 

215 кг наркотик – Татарстанның хокук саклау органнары быел шулкадәр наркотик, психоптроп һәм организмга көчле тәэсир итә торган матдәне әйләнештән алган. Әлеге матдәләрнең иң зур өлешен – 202 кг артык – синтетик наркотиклар тәшкил итә. Калганнары – героин (2 кг), марихуана (5 кг), гашиш (4,5 кг).

-    Яшьләр арасында синтетик наркотиклар “җиңел наркотиклар” буларак билгеле. Аларны тартудан бернинди дә зыян юк, дип уйлый яшьләр. Чынлыкта исә алар баш миендәге кире кайтаргысыз үзгәрешләр, тайпылышларга китерә. Алар хәтта башка наркотикларга караганда да куркынычрак. Җиңел наркотикларның психикага тәэсире шулкадәр көчле ки, кайвакыт наркодиспансердагы кешеләрне психиатрия хастаханәләренә күчерергә туры килә. Шуңа яшьләрне бу төр наркотиклар кармагына эләгүдән сакларга кирәк, дип аңлата ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-наркологы, Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева.

Элек наркотиклар базарында күбрәк үсемлекләрдән ясалганнары әйләнештә булса, хәзер синтетик наркотиклар киң таралган. “Шуңа бәйле рәвештә наркотиклар кулланып агуланучылар саны да бермә-бер артты: биш ел элек синтетик наркотиклар кулланып агуланучылар саны 20 % булса, хәзер алар 60 % артып китте”, - дип белгертте өлкән прокурор Линар Валитов.

Наркотиклар белән бәйле җинаять эшләренә килгәндә, ярты ел эчендә җаваплылыкка 720 кеше тартылган. Бу хакта полиция подолковнигы Павел Фоминых әйтеп узды. Аларның күп өлешен 30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә, балигъ булмаганнар исемлегендә исә 11 кеше. Хәзерге вакытта Татарстандагы наркотикларга бәйле вәзгыять “нейтраль” дип сыйфатлана һәм контрольдә тотыла.

Наркотиклар белән мөнәсәбәтләренә нокта куярга омтылучылар өчен, диспансерларның ишекләре һәрвакыт ачык. Ләкин бәйлелектән котылу өчен дәүләт яки лицензияләре булган медицина оешмаларына гына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип кисәтә белгечләр. Ике этажлы шикле коттеджлардан ярдәм эзләп йөрмәгез, ди алар. 

-    Дәвалау эше исә һәрвакыт комплекслы рәвештә бара. Диспансерга эләккән кеше детоксикация процедуралары аша узып, капельница астында гына ята дигән сүз түгел. Башка реабилитация чаралары да бар. Моңа психолог, психотерапевт белән эш итү дә, социализация чаралары да керә. Бездә өч төрле комплекслы реабилитация чаралары каралган: кыска вакытлы (бер ай), урта вакытлы (42 көн) һәм озак вакытлы (өч ай). Аларны узганнан соң да дәвалану дәвам итә, кешене җәмгыятькә кайтару, эш мәсьәләләрен хәл итү эше алып барыла, - ди Резеда Хаева.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев